Главная » 2018 » Февраль » 21 » Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем, рәхмәт сиңа!
20:10
Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем, рәхмәт сиңа!

21 февраль – Халыкара туган тел көне.

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Иң кадерле  “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз.

Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык күңелендә милли горурлык хисләре уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.

“Урал-батыр” Милли мәдәният үзәгендә Туган тел көне уңаеннан үткәрелгән матур чарада 2 б сыйныф укучылары да катнашты. Алар бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкарып тамашачы күңелендә тирән хис-тойгылар уятты, халкыбызның дәртле биюен башкарып күңелләрен җилкетте. Килгән кунаклар балаларга, аларның укытучылары Әхмәтов Тимерхан Әсхәт улы һәм Меркулова Әлфия Зиннур кызына ихлас рәхмәтләрен белдерде.

Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф-гадәтләре дә бетә. Безнең, киләчәк буынның төп бурычы – телебезне саклау, аны яклау.

Аңла, балам...

Илләр, телләр алмашына –

Ниләр көтә адәм баласын?

Аңла, балам, сине үзең итеп

Туган телең саклап каласын...

Просмотров: 50 | Добавил: Zul | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
avatar
Приветствую Вас Гость