Главная » 2018 » Апрель » 20 » “Тукай укулары-2018” бәйгесендә катнашу
12:44
“Тукай укулары-2018” бәйгесендә катнашу

19 нчы апрель көнне бер төркем укучылар Бәләбәй Үзәк китапханәсендә  үткәрелгән “Тукай  укулары” конкурсында катнаштылар. Чарада Бәләбәй шәһәренең  15 нче ,1 нче мәктәпләреннән, интернат-мәктәптән, Приют касабасыннан, Аделькино мәктәбеннән  килгән укучылар  Г.Тукайның шигырьләрен, поэмаларыннан өзекләрне татар, башкорт, рус телләрендә укып ишеттерделәр. Чараны китапханәче Рәсимә Мөдәрис кызы һәм 1 нче мәктәп укытучысы Гөлфия Хабетдин кызы оста итеп алып бардылар. Шулай ук конкурс кысаларында иҗади эшләр, рәсемнәр бәйгесе  да игълан ителгән иде. Конкурста катнашкан укучылар һәм аларны әзерләгән укытучылар Мактау Ярлыклары белән бүләкләнделәр. ”Тукай укулары” чарасы укучыларга һәм укытучыларга бик ошады.

Татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Фаттахова Л.Н.

Просмотров: 51 | Добавил: Zul | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Приветствую Вас Гость