Главная » 2017 » Апрель » 25 » Шагыйрә Зәйфә Салихова белән очрашу
23:44
Шагыйрә Зәйфә Салихова белән очрашу

Бүген безнең гимназиядә Бәләбәй шәһәре һәм районының күренекле шәхесе - шагыйрә Зәйфә ханым Салихова белән мәртәбәле очрашу узды. Очрашуда башлангыч һәм урта сыйныф укучылары катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Люзия Нәзир кызы чараны югары дәрәҗәдә әзерләде һәм алып барды. Кичәдә укучылар Зәйфә ханымның шигырьләрен яратып башкардылар. Хөрмәтле шагыйрәбез тамашачыларга әти-әни, гаилә, икмәк, кояш, туган ил һәм тынычлык турында шигырьләрен укып ишеттерде. Гали исемле малайның икмәккә карата мөнәсәбәте турында шигъри-әкиятне балалар бигрәк тә кызыксынып тыңладылар, чөнки монда автор икмәкнең кыйммәтен бик ачык аңлатып бирде. Бу очрашу укучыларның күңелләрендә якты тәэсоратлар калдырды. Зәйфә апага иҗадый уңышлар, эшләгән эшеннән ләззәт алып, укучыларны үзенең шигырьләре белән тагын да сөендерүен телибез.

Просмотров: 230 | Добавил: Zul | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
avatar
Приветствую Вас Гость