Главная » 2018 » Сентябрь » 28 » Сөмбелә – бездә кунакта
23:33
Сөмбелә – бездә кунакта

28 нче сентябрь көнне гимназиядә "Сөмбелә" бәйрәме узды. 5А һәм 5Б  класс укучылары (класс җитәкчеләре Гизатуллина Р.М., Галиева Л.Ф.) башлангыч класс укучылары өчен "Сөмбелә – бездә кунакта" күренешен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Бәйрәмгә багышланган концертта 3А класс укучылары “Көзге моң” җырын, 4А класс малалйлары “Әссәламәгаләйкүм” җырын, 8 класс кызлары “Бәрәңге” җырын башкардылар. 11 нче класс укучысы җырлавына 5 нче класс укчылары татар кураенда уйнадылар. 5Б кызлары яфраклар биюен матур итеп биеделәр. 5 А класс кызлары башкаруында дәртле татар биюе hәм «Авылым кичләре» җыры тамашачылар күңеленә хуш килде.

Концерттан соң үткәрелгән көзге ярминкәдә һәр класс актив катнашты. Өстәлләргә искиткеч матур көзге композицияләр ясалып куелган иде. Балаларга ярдәмгә ата-аналар да килгәннәр иде. 1Б класс укучыларының әниләре “Убырлы карчык”, “Көз” булып киенеп бәйрәмгә ямь өстәделәр.

Бу бәйрәмне балалар ел саен көтеп алалар, чара бу елны да бик күңелле үтте.

 

Просмотров: 43 | Добавил: Zul | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
avatar
Приветствую Вас Гость