Главная » 2017 » Ноябрь » 19 » Сәләтлеләр “Сәләт”тә урын яулый
22:13
Сәләтлеләр “Сәләт”тә урын яулый

17-18-нче ноябрь көннәрендә Казан шәһәренең Сәләт Йортында Р.Бикмуллин исемендәге яшьләр җыр-шигырь «Бикафест» фестивале үткәрелде. Бу мәртәбәле чарада Бәләбәй татар гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы “Башка автор әсәрен иң оста яттан укучы” номинациясендә катнашып, II нче дәрәҗәдәге Дипломга лаек булды. Шулай ук аңа Казан шәһәрендәге чит телләр өйрәнү мәктәбендә чит телләр курсында уку хокукын бирә торган Сертификат, Г. Камал театрына ике билет, истәлеккә китаплар һ.б.бүләкләр тапшырдылар.

Шигърият блогында ТРның язучылар союзы рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Әймәт, ТР язучылар союзы әгъзалары, шагыйрьләр Булат Ибраһимов, Фәнил Гыйләҗев, шагыйрә Йолдыз Миннуллина, Г.Камал театры актеры Ләйсән Фәйзуллина һ.б.мәртәбәле шәхесләр башкаручыларның чыгышларына бәя бирделәр.

11 нче сыйныф укучысының төбәк язучысы Илдус Фазлетдиновның “Кылган моңы” шигырен, Л.Леронның “Пирамида” хикәясен  зур осталык белән сәнгатьле итеп башкаруы тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына бик ошады.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фәттахова Л.Н.

 

Просмотров: 61 | Добавил: Zul | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
avatar
Приветствую Вас Гость