Главная » 2017 » Декабрь » 19 » Редакциядә кунакта
00:23
Редакциядә кунакта

21 нче декабрь көнне гимназиянең бер төркем укучылары  “Бәләбәй хәбәрләре” редакциясендә кунакта булды.Төбәк язучысы  Русия һәм БР ның Язучылар берлеге әгъзасы Камил Фазлетдинов, РФ һәм БР Журналистлар берлекләре әгъзасы Зәйфә Салихова, шагыйрә һәм тәрҗемәче Ирина Мальцева  укучыларга үзләренең  тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләделәр, шигырьләрен укып ишеттерделәр. Газетаның баш редакторы Любовь Иванова  редакторлык эшенә ничек килүе, тормышта аны борчыган проблемалар турында сөйләде. Газетаның 100еллык тарихы булуы, үткәне, хәзергесе, киләчәге турындагы уй-фикерләре укучыларда да зур кызыксыну уятты.

Бу очрашу укучылар күңелендә  яхшы хатирә булып озак еллар сакланыр.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәттахова Л.Н.

Просмотров: 54 | Добавил: Zul | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Приветствую Вас Гость