Главная » 2018 » Октябрь » 2 » Өлкәннәр көне
08:17
Өлкәннәр көне

1 нче октябрь көнне татар гимназиясендә өлкәннәр көненә багышланган чара узды. 3 нче класслар укучылары (җитәкчеләре Ануфриева Р.И., Арсланова Л.Ф.) дәртле биюләр, котлау сүзләре һәм матур җырлар белән өлкәннәребезнең игътибарына бәйрәм концерты тәкъдим иттеләр.

Бәйрәм көзге мул уңышлы чәй өстәле артында дәвам итте. Ике сәгатькә сузылган очрашу кичәсе бер мизгелдәй узып китте. Олылар күңеленә бәйрәм бик хуш килде, алар чараны оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерде.

 

Просмотров: 22 | Добавил: Zul | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
avatar
Приветствую Вас Гость