Главная » 2018 » Апрель » 12 » “Кәрим укулары-2018” бәйгесендә катнашу
07:29
“Кәрим укулары-2018” бәйгесендә катнашу

Бәләбәй татар гимназиясенең бер төркем укучылары 11нче апрель көнне Бишбүләк районы Ф.Кәрим исемендәге Ает урта мәктәбендә үткәрелгән “Кәрим укулары” конкурсында катнаштылар. Чарада Ярмәкәй,Миякә, Бишбүләк районнары һәм Туймазы шәһәре  мәктәпләреннән килгән укучылар  Ф.Кәримнең шигырьләрен, баллада ,поэмаларыннан өзекләрне татар,башкорт, рус,чуваш телләрендә укып ишеттерделәр.Чара таләпләре буенча,  конкурста төрле номинацияләр буенча  урыннар билгеләнде.Безнең укучылар да  сынатмады. “Фатих Кәримгә ачык хат” конкурсы буенча 11класс укучысы Җиңүче исеменә лаек булды, “Ф.Кәрим иҗаты буенча газета” номинациясендә катнашып, ике 8нче класс укучысы  (җитәкчеләре Фаттахова Л.Н.),  “Рәсем” номинациясе буенча ике 8нче класс укучысы  (җитәкчеләре Хакимуллина Э.Т.) Мактау Ярлыгы белән бүләкләнделәр.”Кәрим укулары” укучылар күңелендә  матур хатирә булып озак сакланыр.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фаттахова Л.Н.

Просмотров: 37 | Добавил: Zul | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar
Приветствую Вас Гость