Главная » 2017 » Июнь » 1 » Гимназия Сабантуе / Детский Сабантуй
10:22
Гимназия Сабантуе / Детский Сабантуй

31 нче май көнне гимназиядә традицион Сабантуй үтте. 2016-2017 нче уку елына нәтиҗәләр ясалды, уку алдынгыларына Грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. "Иң яхшы класс" бәйгесендә Җиңүче Кубогын 3а классы укучылары алды (класс җитәкчесе Джакупова Р.М.).

Көн кояшлы, җылы булды. Саф һавада төрле милли уеннар, спорт уеннарында актив катнашып укучылар Сабантуй бүләкләре җыйдылар. Учакта пешкән пылау, балык үрәсе белән сыйландылар. Чара әти-әниләр, укучылар, укытучылар күңеленә хуш килде.

Просмотров: 153 | Добавил: Zul | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
avatar
Приветствую Вас Гость