Главная » 2017 » Июнь » 3 » Ф. Кәрим музеена сәяхәт
00:08
Ф. Кәрим музеена сәяхәт

Уку елының соңгы көннәрендә 6 нчы сыйныф укучылары (татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәттахова Л.Н., китапханәче Шәмсетдинова И.В. җитәкчелегендә) Бишбүләк районы Ает авылындагы Ф.Кәрим музеена экскурсиягә бардылар. Бәхеткә күрә, көн кояшлы, матур һәм җылы булды. Юл буе укучылар язгы табигатьнең хозурлыгына, туган җирләрнең  иркенлегенә һәм байлыгына сокланып бардылар. Вакытның үткәне сизелмәде дә. Менә, ниһаять, Ф.Кәрим музее. Безне музей җитәкчесе Рәйсә апа Хафизова ихлас каршы алды. Ул укучыларга стендтагы фото-сурәтләр буенча Ф.Кәримнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, истәлекле һәм тарихи мирас булып сакланган әйберләрен күрсәтте.

Тирән кичерешле гүзәл әсәрләр тудырган, Ватанына, халкына ышанычын югалтмаган, шәхси каһарманлыгы белән күпләрне таң калдырган Фатих Кәрим турында аның кызы Ләйлә Кәримованың видео-язмасы бер укучыны да битараф калдырмады, хәтта күпләрнең күзләре яшьләнде. Музей җитәкчесе язучының соңгы елларда бастырылган китаплары белән дә таныштырды. Ләйлә Кәримованың музей белән һәрвакыт элемтәдә торуын, музей эшчәнлегенә ярдәм итүен билгеләде. “29 майда Л.Кәримова Багратионск шәһәреннән (әтисе-Ф.Кәрим кабере янына барган) кайтырга тиеш. Ә инде 3нче июньдә - сабантуйда - Ләйлә апа Кәримовага Бишбүләкнең Почетлы гражданины исеме биреләчәк”,- дип сөйләде музей җитәкчесе. Экскурсия ахырында укучылар музей янында фотога төштеләр.

Уникаль язмышлы, күптөрле һәм олы иҗатлы шәхес булган Фатих Кәримнең патриотик хисле шигырьләре белән әдәбият китаплары буенча гына таныш булсалар да, укучыларда бу экскурсия бик тирән хисләр уятты, аларның язучы иҗатын тагын да тирәнрәк өйрәнү ихтыяҗын арттырды.

Экскурсиядә алган тәэсирләр укучылар күңелендә озак сакланыр.

Бәләбәй татар гимназиясенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фәттахова Л.Н.

Просмотров: 85 | Добавил: Zul | Рейтинг: 5.0/4
Всего комментариев: 0
avatar
Приветствую Вас Гость