Главная » 2017 » Ноябрь » 10 » Фәһемле семинар
22:51
Фәһемле семинар

10нчы ноябрь көнне  гимназиядә Бәләбәй районы һәм шәһәренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамаҡ филиалы өлкән укытучысы, филология фәннәре кандидаты, доцент Мукимова Нәсимә Әнвәр кызы, Стәрлетамак шәһәре  31нче санлы мәктәбенең югары категорияле укытучысы Мансурова Гөлшат Нурулла кызы катнашлыгында “Татар теле һәм әдәбияты укытучысының өзлексез профессиональ үсеше” темасына семинар булып үтте. Чараның беренче өлешендә Мукимова Нәсимә Әнвәр кызы 9-11 нче сыйныф укучыларын Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамаҡ филиалы башкорт теле һәм төрки телләр факультетының эш юнәлеше белән таныштырды, студентлар тормышы, укырга керү, имтихан бирү тәртибе турында сөйләде, уку йорты эшчәнлеген чагылдырган буклетлар таратты. Семинарның икенче өлешендә кунаклар гимназиянең 3б сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчеләре Шакирова Ф.Г.) сәхнәләштереп күрсәткән “Аулак өй” тамашасын зур кызыксыну белән карады, шулай ук сәнгать бүлеге җитәкчесе  Әхмәтов Т.А. тарафыннан оештырылган концерт номерлары күрсәтелде. Шулай ук шәһәребездә үзенең иҗаты белән танылган Әмиров Ришат әфәнде кунакларга шигырьләрен яттан сөйләп  ишеттерде, аның үзе баянда уйнап, җырлавы  тамашачылар күңеленә бик хуш килде. Чараның 3нче өлешендә югары категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Бөтенрусия “Мастер-класс-2017” конкурсы җиңүчесе  Мансурова Гөлшат Нурулла кызы мастер-класс күрсәтте, укытучылар ул куйган проблемалы сорауларга төркемләп җавап эзләде, оста укытучының эш алымнары күпләрне кызыксындырды. Семинар ахырында Бәләбәй Мәгариф идарәлегенең методисты Гәрәева Светлана Хатип кызы килгән кунакларга, чыгыш ясаучыларга, гимназия администрациясенә, укытучыларга фәһемле һәм файдалы чара оештырганнары өчен зур рәхмәт белдерде.

Бәләбәй шәһәре татар гимназиясенең

татар  теле һәм әдәбияты укытучысы Фәттахова Л.Н.

Просмотров: 101 | Добавил: Zul | Рейтинг: 4.0/5
Всего комментариев: 0
avatar
Приветствую Вас Гость