Главная » 2017 » Сентябрь » 9 » Белем бәйрәме
09:47
Белем бәйрәме

Бәләбәй шәһәре татар гимназиясендә һәр бәйрәмгә ныклап әзерләнәләр. Хәер, бәйрәмгә генә түгел, белем алуга, тәрбияви чараларны уздырганда да һәр юнәлешне искә алалар. Белем бәйрәме дә үзенчәлекле, сокландыргыч булды.

Белем көнен гимназиябез елдагыча үзенең ишекләрен ачып каршы алды, бик күп кунаклар, ата-аналар, мәктәпне тәмамлаган укучыларыбыз килгән иде.

Бу елда гимназия бусагасын атлап тәүге адымнарын ясап, 48 укучы керде. 2017-2018 нче уку елында гимназиядә барлыгы 311 бала белем алачак.

Гимназия директоры Дамир Фәнис улы Хәбибрахманов, килгән кунаклар бәйрәм белән котлап бик күп җылы сүзләр җиткерделәр, укучыларга, мөгаллимнәргә яңа уку елында белем алу даирәсенең һәрбер өлкәсендә югары уңышларга ирешүләрен теләделәр. Әти-әниләр балаларына тырышып укырга, сау-саләмәт булырга, укытучыларны ихтирам итәргә, тыңларга дип хәер-фатихаларын бирделәр.

 

Просмотров: 34 | Добавил: Zul | Рейтинг: 5.0/3
Всего комментариев: 0
avatar
Приветствую Вас Гость