Главная » 2018 » Сентябрь » 29 » “Җанлы сүз-2018” иҗади бәйгесе
11:54
“Җанлы сүз-2018” иҗади бәйгесе

2018нче елның  февраль башында Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы I-XI сыйныфта укучы татар балаларының һәм студент яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачу, үстерү максатында “Җанлы сүз” IV республика дистанцион иҗади конкурсын игълан иткән иде.  Бәйгегә җиде номинация: шигърият, хикәя, эссе, сценарий, публицистика, әкият һәм фәнни язма нигезендә 28 районнан 208 укучы һәм студентның эшләре кабул ителгән. Иң күпчелекне шигърият, хикәя һәм публицистика тәшкил иткән.

Бәйгенең  йомгаклау кичәсе 28 сентябрьдә Башкорт дәүләт университетының Тантаналар залында үтте. Бу мәртәбәле конкурста  Бәләбәй татар гимназиясе укучылары да актив катнашты. 9нчы сыйныф укучысы, 6 нчы сыйныф укучысы катнашу сертификатлары алды. Ә 6 нчы сыйныф укучысы (җитәкчесе Фәттахова Л.Н.) тантаналы чарада катнашу бәхетенә иреште, 2нче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде. Чарага килгән кунакларга  Башкортстанның Дәүләт Милли музеена экскурсия  дә бик ошады. Кичә  университет  студентларының концерт номерлары белән үрелеп барды. БДУ  укытучылары Лилия Сәгидуллина, Илдус Фазлетдинов, Марат Шәрипов, журналист Мөнир Вафин, язучылар Фәния Габидуллина, Дилбәр Булатова, шагыйрь Руслан Сөләйманов һ.б. лар укучылар алдында фәһемле  чыгыш ясады.

 Укучыларга төрле дәрәҗәдәге Дипломнар, истәлекле бүләкләр-китаплар, аларның  җитәкчеләренә “Башкортстан республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Фәттахова Люзия Назир кызы

Просмотров: 27 | Добавил: Zul | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Приветствую Вас Гость