Главная » 2018 » Март » 23 » 21нче март –Шигърият нөне
22:48
21нче март –Шигърият нөне

2018нче елның 23нче мартында Бәләбәй Үзәк китапханә бинасында татар (җитәкчеләре татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Фәттахова Л.Н.) һәм башкорт (җитәкчеләре башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Исламова З. Х.) гимназияләре укучылары белән төбәк язучылары очрашуы үткәрелде. Очрашуга  Уфада яшәүче танылган татар шагыйрәсе Һәм журналист, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Фәния Габидуллина  килгән иде. Кичәне РФ һәм БР Журналистлар берлекләре әгъзасы, шагыйрә Зәйфә Салихова алып барды. Башта укучылар үз шигырьләрен укып ишеттерде,Фәния Габидуллина  шигырь язу серләре,үзенчәлекләре турында сөйләде, каләм тибрәтүчеләргә үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Шагыйрь, Башкортстанның Ф.Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты, РФ һәм БР Журналистлар берлекләре әгъзасы , Бәләбәй шәһәренең почетлы гражданины  К.Фазлый, төбәк шагыйрәләре Рәзидә Игебаева,Фәүзия Мәхмүдова, Мәбрүрә апа,  композитор, җырчы, шагыйрь   Хәмит Тәүхетдинов  шигъри күчтәнәчләрен тәкъдим итте. Җылы очрашу бергәләп фотога төшү белән тәмамланды. Истәлекле очрашу безнең күңелдә озак сакланыр.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фаттахова Л.Н.

Просмотров: 67 | Добавил: Zul | Рейтинг: 3.7/3
Всего комментариев: 0
avatar
Приветствую Вас Гость